«Илдар Хановның асылташлары»: SMART-киңлек (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге балалар һәм аларның интеллектуаль, иҗади үсеше өчен SMART-киңлек оештырды. 

Самоцветы И.Ханова
1670825204832
1670825204809
1670825204780
1670825204859
1670825204796
1670825204820
1670825204844

Балалар танылган монументчы, сынчы һәм рәссам Илдар Ханов иҗаты белән танышты. Үзенчәлекле кеше турында китап күргәзмәсе һәм Чаллы буенча юл күрсәткечләр тәкъдим ителде. Аның сыннар композицияләре шәһәрнең визит карточкасы булып тора. Хановның абстракт сын композицияләре уйланырга, тиңнәрен эзләргә мәҗбүр итә, балалар чара барышында шуның белән шөгыльләнде. «Метеорит», «Ангел-хранитель», «Энергия» сыннары белән төсле смальтадан өч зур панно ясау очрашуның мавыктыргыч этабына әйләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: